☪️Рамазан аенда даими укылырга тиешле дүрт зикер һәм дога бар.🌺
1). Ләәәә иләәһә илләллааһ.
(Ләәә - юк; иләәһәә - иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга тиешле, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иң бөек зикер, иманны яңарту сүзе, җәннәт ачкычы. Бу сүзләрне даими кабатлап йөрергә кирәк.
2). Әстагъфируллааһә вә әтүбү иләйһи.
(Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында). Бу тәүбә-истигъфар кылуның иң кыска үрнәге, рамазанда көн саен йөзәр яисә меңәр кат кабатлау тиешле).
3). Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә.
(Аллааһүммә - әй Аллаһым; инни – чынлыкта мин; әс-әлүкә- сорыймын Синнән; әль - җәннәтә - җәннәтеңне). Әй Аллаһым, сорыйм Синнән җәннәтеңне.
4). Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; иннии – чынлыкта мин; әгүүзү –сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан).
Әй Аллаһым! Сыенамын Сиңа ут газабыннан.
Соңгы икесен бергә кушып әйтергә мөмкин: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр.
Һәрбер дога ахырында намазлардан соң сәлам биргәч,
тәравих намазларында мөмкин кадәр ешрак укырга.