ВӘҖИБ ҺӘМ НӘФЕЛ НАМАЗЛАР ДОГАЛАР ТӨРКЕМЕНӘ КУШЫЛЫГЫЗ Ваҗиб намазлар Түбәндәге намазлар – башкарырга кирәк булган намазлар. 1. Витр намазы: 3 рәкәгать Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем төннең соңгы өлешендә уяна алмам дип курыкса, аңа витр намазын төннең башында укырга кирәк, ә кем төннең ахырында тора алырмын дисә, аңа витр намазын төннең соңында укырга кирәк, чөнки төннең ахырында укылган намазда фәрештәләр катнаша. Һәм бу хәерлерәк тә» . 2. Бәйрәм намазлары: 2 рәкәгать. Җәбирнең радыйаллаһу ганһү шулай дип әйткәнлеге хәбәр ителгән: «Бәйрәм көнендә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм намаздан кайтканда гадәттә барган юлдан кайтмый иде». Нәфел намазлар Нәфел намазлар – фарыз намазлардан тыш яки аларга өстәп укыла торган намазлар. Нәфел намазлар ике төрле була: 1. Фарыз намазларга өстәп укыла торган нәфел намазлар. Мондый намазларга фарыз намазлар алдыннан яки алардан соң укыла торган сөннәт намазлар керә. Һәм шулай ук Рамазан аенда һәр төндә укыла торган тәравих намазы да нәфел намазларның шул төренә керә. 2. Фарыз намазларга бәйсез рәвештә аерым укыла торган нәфел намазлар. Мондый нәфел намазларны шулай ук мөстәхәб яки мәндүб дип тә атыйлар. Алар төрле вакытта күбрәк савап алу теләге белән укылалар. Менә аларның кайберләре: 1. Духа намазы. Бу намазның вакыты кояш чыкканнан соң намаз укыр өчен мәкруһ вакыт узгач башлана һәм кояш зәвәлгә якынлашу белән тәмамлана (өйлә намазының вакыты керергә 20-40 минут кала). Духа намазы иң азы 2 рәкәгатьтән, иң күбе 12 рәкәгатьтән тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем даими рәвештә 2 рәкәгать духа намазы укыса, аның (кече) гөнаһлары кичерелер, хәтта алар диңгездәге күбек кадәр күп булсалар да». «Кем 12 рәкәгать духа намазы укыса, шуңа Аллаһ җәннәттә сарай төзетер». «Һәр иртә һәрбер буыныгыз өчен сәдака бирергә кирәк. Һәрбер тәсбих (Сөбхәналлаһ сүзе) – сәдака, һәрбер тәхмид (Әлхәмдүлиллаһ сүзе) – сәдака, һәрбер тәхлил (Лә иләһә илләлЛаһ сүзләре) – сәдака, һәрбер тәкбир (Аллаһу әкбәр сүзләре) – сәдака. Һәм яхшылыкка өндәү – сәдака, һәм начарлык эшләүдән тою – сәдака. Әмма боларның һәммәсен духа намазының ике рәкәгате алыштыра». 2. Тәһәҗҗүд намазы: төн уртасыннан соң укыла һәм кимендә ике рәкәгатьтән тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Биш вакыт фарыз намазлардан кала намазларның иң яхшысы – төнге намаз»20. Икенче урында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачыклап шуны әйткән: «Ястү намазыннан соң укыла торган барлык намазлар төнге намазга керә». «Тәһәҗҗүд намазын кылыгыз! Ул – сездән алда килгән игелекле кешеләр өчен гадәти булган. Ул Раббыгызга якынайта, начарлыктан коткара һәм гөнаһлардан саклый!». «Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң хатынын уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган ир кешегә Аллаһ мәрхәмәтле булсын! Әгәр дә хатыны уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки. Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң ирен уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган хатынга Аллаһ мәрхәмәтле булсын. Әгәр дә ире уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки». «Көндез йоклап алыгыз, төнлә белән тәһәҗҗүд намазы кылыр өчен торырга шул сезгә ярдәм итәр». 3. Тәһиятүл мәсҗид намазы. Бу намаз – мәчеткә кергәч укыла торган мәчетне сәламләү намазы. Мәкруһ вакытка туры килмәгән очракта укыла һәм 2 рәкәгатьтән тора. Әгәр кеше мәчеткә керү белән башка берәр төрле (фарыз яки сөннәт) намаз укыса, бу мәчетне сәламләү намазын алыштыра. Кеше мәчеткә җомга намазы вакытында керсә, тәһиятүл мәсҗид намазы укылмый. Әгәр дә кеше берүк мәчеткә тәүлек эчендә берничә мәртәбә керсә, сәламләү намазын бер тапкыр уку җитә. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Бернинди дә күләгә булмаган Хәшер көнендә Гарешнең күләгәсе төннәрен мәчеткә йөрүчеләр өстенә төшәр» «Өендә тәһарәт алып, намазын кылыр өчен мәчеткә киткән кеше, өендә ихрам киеп, хаҗга китүче сыман» 4. Әүвәбин намазы: ахшам намазыннан соң укыла һәм 4 рәкәгатьтән тора. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем мәгърибтән соң алты рәкәгать укыса, гөнаһлары кичерелер, хәтта аларның күләме диңгездәге күбек тикле булса да» Хәдистә искә алынган 6 рәкәгатькә 2 рәкәгать мүәккәдә сөннәт белән өстәмә сөннәтнең 4 рәкәгате керә. 5. Тәһарәт намазы. Тәһарәт алып бетергәч тә (тәндәге су кипкәнче), мәкруһ вакытка туры килмәсә укыла һәм ике рәкәгатьтән тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кайсыгыз иң мөкәммәл рәвештә тәһарәт алып, шуннан соң ике рәкәгать намаз кылса, һәм моны зур ихласлык белән эшләсә, шул кеше һичшиксез җәннәткә лаек була» Нәфел буларак укыла торган хаҗәт белән духа намазлары турында язмассызмы икән? Алар кайсы вакытта һәм ничек итеп укыла? Суфия Дәүләтшина, Кама Тамагы, Олы Кариле. Реклама «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев: - Хаҗәт намазын Аллаһы Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыйсың. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намаз беткәннән соң, әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр: «Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин». (Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау - галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгърифәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырган. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны кабул ит. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!) Духа намазы кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән, ягъни 30-40 минут үткәннән башлап өйләгә аз гына вакыт калганчы укыла. Иң азы - ике рәкәгать, иң күбе - унике рәкәгать укыла. Ният кылына - духа намазын укыйм дип. Ул бик саваплы намаз санала. Аны Пәйгамбәребез (с.г.с.) Әбү Хурайрага васыять иткән. Ул аңа өч әйберне калдырган: аена өч көн ураза тотуны, духа намазын укуны һәм йокларга ятканчы, витр намазын укуны.