БАЛАЧАКТА ӘБЕКӘЕМ ӨЙРӘТКӘН ДОГАЛАР. Йокларга ятканда укы дип өйрәтте: Ятсам, йәә Аллааһ, Торсам, ин шәә Аллааһ. Бу ятудан тора алмасам, Бакый иман бир, Аллааһ! Иләһи ният кылдым ятмак өчен, ислам динен тотмак өчен, иман белән үтмәк өчен. Башым куйдым ястыкка, күңелем бирдем Аллааһка. Аллааһ-Аллааһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын, СөбехәнАллааһ дигәндә, караңгы гүрем яктырсын. Яратканым-солтаным син Яраттың үземне, 7оҗмах суы белән юдырсана битемне. Колларыңны кол итмә. Ләхетемне тар итмә. Сират күперен чыкканда Аягымны тайдырма. Вәрриһи вәрриһан, Җәннәтем нәгыйм.Амин ***** Икенче вариант: Яттым, я Аллаһ, торсам – иншә Аллаһ, Бу ятудан тора алмасам, иман бирсен бер Аллаһ. Иман берлән үтәем, Ислам берлән китәем, Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен, Телемә иман бәйләнсен!!! Аллаһ, Аллаһ дигәндә - караңгы гүрем яктырсын, Сөбханаллаһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын. Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир. Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир. Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр, Өч әлхәм, өч колхуалла — савабын бирсен бер Аллаһ. Амин, Аллаһы әкбәр. Кемдә башка варианты бар, языгыз әле🙏

Теги других блогов: догалар балачакта әбекә өйрәткән